Февраль аенда әлмәтлеләр 4 көн рәттән ял итәчәк

2017 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Февраль аенда  4 көн рәттән – 23, 24, 25 һәм 26 февральдә ял итәчәкбез.

23нче февраль – Ватанны саклаучылар көне – РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә эшләми торган бәйрәм көн булып тора. Моннан кала, Россия Хөкүмәтенең “2017 елда ял көннәрен күчерү турындагы” карары нигезендә, хезмәткәрләр тарафыннан ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрне рациональ куллану максатыннан, 1нче гыйнвар якшәмбесенең ялы 24нче февральгә күчерелгән. 22нче февраль эш көне бер сәгатькә кыскара.

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы сайтында бастырылган 2017 елдагы эш вакыты нормасы турындагы аңлатмада хәбәр ителгәнчә, агымдагы елда Татарстанда ике ял көне белән биш көнлек эш атнасында 120 көн ял көннәре булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International