ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

28 февральдә «Нефтьче» мәдәният сараенда 2016 елда индустриаль һәм янгын куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау өлкәсендә «Татнефть» предприятиелар төркеме эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча хезмәт куркынычсызлыгы буенча даими эшләп килүче комиссия киңәшмәсе үтте. 

Әлмәт китапханәләре "Астрид Линдгрен һәм аның яраткан геройлары" дигән республика акциясендә катнашканнар. Бу чара язучынын тууына 110 ел тулуга багышланган. Астрид Линдгрен - "Бәләкәч һәм Карлсон”, “Пеппи – озын оек” дип исемләнгән дөнья күләмендә танылган балалар китаплары авторы. 

Актив гражданлык позициясен күрсәтү һәм кешеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә җитди зыян китерүче легаль булмаган продукцияне таратуга юл куймаудан тыш, «Халык контроле» РТ ГИС хәбәр итүчеләргә һәр расланган законсыз хәмер җитештерү очрагы өчен акчалата түләнәчәк.

17 нче апрель көнне Әлмәт туган якны өйрәнү музеенда “Сугыш турында әңгәмә” дип исемләнгән лекция-презентация старт ала. Лекция барышында Бөек Ватан сугышы вакыйгалары экранда фотографияләр, документлар һәм кинохроника фрагментлары  ярдәмендә күрсәтеләчәк. 

«Ноль кимсетү» кампаниясе кысаларында Тимур Исламов фонды белән СПИД Әлмәт үзәге 1 мартта Әлмәт физик культура көллиятендә ВИЧ/СПИД темасын белү дәрәҗәсен күтәрү, куркыныч хәлләрне профилактикалау һәм ВИЧ-инфекцияле кешеләрне кимсетүне кисәтү максаты белән 1нче һәм 2нче курс студентлары белән очрашуны оештырды. 

Хезмәт килешүе төзимичә һәм хезмәт хакын рәсми рәвештә түләмәүче эш белән тәэмин итүчеләр турындагы мәгълүматне биредәге "кайнар линия" номера  буенча хәбәр итәргә мөмкин: 8(8553) 45-50-09 яки "Халык контроле" хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә була.

3 нче март көнне 18:00 сәгатьтә "Иске Әлмәт" мәдәният сараенда хәйрия концерты һәм ярминкәсе узачак. Барлык җыелган акчалар церебраль паралич белән авыручы балаларга җиһазлар сатып алуга юнәлтеләчәк.

Чираттагы коррупциягә каршы тору комиссия утырышы Әлмәт муниципаль районының сәламәтлек саклау идарәсендә узды. Бу утырыш идарә җитәкчесе Вера Головина рәислегендә үткәрелде. Һәм  төп тема -  " Район башлыгы йөкләмәсен үтәү буенча эш оештыру турында ".  Бу утырышта икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору бүлеге башлыгы Рамил Кадыйров, медицина оешмаларының баш табиблары, аларның урынбасарлары, кадрлар хезмәтләре хезмәткәрләре, юристлар, дәвалау-профилактика учреждениесе белгечләре. 


1
март, 2017 ел
чәршәмбе

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның  21 мартына билгеләнгән муниципаль милекне сату буенча электрон сатулар турында хәбәр итә.

Иртәгә 10.00 сәгатьтә Әлмәт дәүләт нефть институтында Open Innovations Startup Tour 2017узачак.  Open Innovations Startup Tour 2017 – перспектив инновацион технологияләр һәм алымнар эзләү буенча Россиядә һәм БДБ илләре буенча иң масштаблы чара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International