28 февральдә «Нефтьче» мәдәният сараенда 2016 елда индустриаль һәм янгын куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау өлкәсендә «Татнефть» предприятиелар төркеме эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча хезмәт куркынычсызлыгы буенча даими эшләп килүче комиссия киңәшмәсе үтте.
Киңәшмәдә катнашучылар - «Татнефть» ГАҖ төркеме, «ТаграС-Холдинг» ҖЧҖ һәм идарә итүче компанияләрнең беренче җитәкчеләре, баш инженерлары, индустриаль куркынычсызлык һәм хезмәтне саклау, юл хәрәкәте иминлеге хезмәтләре җитәкчеләре, профкомнар һәм хезмәтне саклау буенча комитетларның рәисләре.