ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2017 ел
шимбә

2017 елның 3 мартына Татарстан Республикасында 468,9 мең кв. м торак файдалануга тапшырылды, ягъни планның 19,5%ы.  Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.


3
март, 2017 ел
җомга

Нефтьчеләр башкаласында ике көн дәвамында форум узды. Аның икенче көнендә бәйгегә бирелгән эшләр каралды. Әлмәт стартап-башкаласында катнашу өчен бәйгегә 123 заявка бирелгән булган.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның  21 мартына билгеләнгән муниципаль милекне сату буенча электрон сатулар турында хәбәр итә.

Бүген, 3 мартта, AHF-Россия (СПИДка каршы медицина ярдәме фонды) делегациясе визиты кысаларында Сәламәтлек саклау һәм гражданнарның хокукларын яклау хәйрия фонды (Тимур Исламов фонды) ВИЧ-уңай авыруларга клиник ярдәме проекты турында фикер алышу һәм аны тормышка ашыруга багышланган эшлекле киңәшмә үткәрде.

27 февральдә Әлмәттә Региональ гамәли консалтинг сессиясе (РГКС) үтте. РВК тарафыннан оештырылган бер көнлек интенсивта Әлмәт, Уфа, Стәрлетамак, Самардан килгән 38 эшмәкәр катнашты. Катнашучылар проектларын эшләп җиткерделәр һәм Open Innovation Startup Tour (OIST)    экспертлар һәм инвесторлар алдында чыгыш ясарга әзерләнделәр. Әлмәт лицееның укучысы 11 яшьлек Эвелина Мәҗитова РГКСдә иң яшь катнашучы булды.

 

Әлмәт муниципаль районы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы, Җир кодексы нигезендә, 2017 елның 7 мартында сәгать 10.00 Яңа Кәшер авыл җирлегендәге авыл хуҗалыгы җирләреннән дәүләт милке чикләнмәгән җир участокларын арендага алу шартнамәләрен төзү хокукына ачык сатулар уздыра. 

Әлмәтнең Яшь гвардиячеләре штабы үзәк район хастаханәсендә дәваланучы ветераннар янында булдылар, аларның хәлләрен сораштылар, бүләкләр тапшырдылар.


2
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Open Innovations Startup Tour 2017 кысаларында "Сколково" фонды президенты советнигы Пекка Вильякайнен һәм район башлыгы Айрат Хайруллин инновацион балалар иҗаты объектларында: «Кванториум» балалар технопаркы һәм «Имидж» яшьләр инновацион иҗат үзәгендә булдылар. «Кванториум» - инженерлык сәләте һәм фәнни хезмәт белән кызыксынучы  яшьләргә өстәмә белем бирү үзәге.

Форумны тантаналы ачуда ТР Премьер-министры урынбасары Васыл Шайхразыев, "Сколково" фонды президенты советнигы Пекка Вильякайнен, район башлыгы Айрат Хайруллин, "Татнефть" нең генераль директоры урынбасары - баш инженер Наил Ибраһимов һәм башкалар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International