Нефтьчеләр башкаласында ике көн дәвамында форум узды. Аның икенче көнендә бәйгегә бирелгән эшләр каралды. Әлмәт стартап-башкаласында катнашу өчен бәйгегә 123 заявка бирелгән булган. Алар арасыннан иң яхшы дип табылган 30 проект тәкъдирләү өчен сайлап алынган. Аларның дүртесе әлмәтлеләр проекты. 30 проект арасыннан 3 трек буенча 3 җиңүче билгеләнгән. 2 нсе лицейның 5 нче сыйныфында укучы Эвелина Мәҗитова барысын да шаккаттырды. Мәгълүмат технологияләре юнәлешендә беренче урынны Дмитрий Малышев (проекты «SkyTram») алды. Биология юнәлешендә Регина Мифтахова (проекты «Разработка системы ранней диагностики рака шейки матки (РШМ) для ВПЧ-положительных пациентов» дип атала). Индустриаль юнәлештә Владимир Барынкинга (проекты «Склерометрик комплекс») беренче урын бирелде. Безнең 11 яшьлек Эвелина бәйгедә катнашучыларның иң яше иде. Ул махсус приз белән бүләкләнде. Эвелина җиңүчеләр белән Мәскәүдә 6-7 июньдә узачак Startup Village катнашуга хокук алды. Якташыбызның проекты рус теле өйрәнү өчен булдырылган. Эвелина “Дай 5!” проектында да катнаша. Үзенең проекты белән ул рус телендә дөрес сөйләшергә һәм язарга ярдәм итәргә тели. Бу эштә аның мобиль кушымтасы булышлык итәчәк. Беренче урын алучылар үзләренең проектларын Мәскәүдә узачак стартап-конференциядә дә тәкъдир итә алачак.