Әлмәт шәһәренең яшьләр үзәгендә паспортлар тапшыру тантанасы узды. Бу юлы 8 март хөрмәтенә багышланган тантанага кыз балалар гына чакырылды. 50 кыз бала тормышындагы иң төп документын алды – Россия Федерациясе гражданины паспорты.