Психологлар рәсем сәнгате һәм иҗатның шәхеснең гармонияле үсеше өчен кирәкле дип саныйлар, әмма барысы да традицион рәсем ясый алмый, шуңа күрә башка техникаларны да кулланырга кирәк. Иҗат потенциалын үстерү өчен пуантилизм – сәнгатькә тартылуның аеруча уңышлы методикаларының берсе.
Мастер-класс 6 апрель көнне 17.30 сәгатьтә Әлмәт картиналар галереясында (“Нефтьче” мәдәнят сарае, Ленин урамы, 98) узачак. Тулырак мәгълүмат артыннан сез (8553) 31-70-86 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.