Кичә Чаллыда 15 нче тапкыр"Татар егете-2017" республика конкурсының финалы уздырылды. Чарада Татарстанның төрле почмакларыннан 15 яшьтән 23 яшькә кадәр 8 талантлы егет катнашты. Алар арасында Әлмәт районының Елхов авылыннан яшь талант Ринат Гарифуллин да бар иде. Ул беренче урын яулады.