ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Студентларның иң якты һәм истә кала торган бәйрәмнәрнең берсе  "Студентлар язы-2017" республика фестивале.  

Европа иммунизация анталыгы кысаларында сәламәтлек саклау идарәсендә массакүләм мәгълүмат чаралары өчен брифинг оештырылды. Европа иммунизация атналыгы 24 апрельдән 30 апрельга кадәр дәвам итәчәк.

Бүген Чернобыль атом электр станциясендәге тиңдәшсез һәлакәткә 31 ел тулды. Әлмәт кешеләре үз тормышлары бәрабәренә ватандашларын гына түгел, башка илләрдә яшәүчеләрне дә һәлакәттән саклап калган кешеләрне искә алу өчен митингка чыктылар. Анда һәлак булганнарның тол хатыннары, туганнары, чернобыльчеләр үзләре катнашты. Шулай ук, администрация вәкилләре дә катнашты. 

25 апрельдан 15 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелде. 

Казанда "Уңышлы мәктәп"  грантының икенче этабы узды.   

17-26 апрельдә Татарстанда "Россия балалары - 2017" комплекслы оператив-профилактика операция старт алды.

 

Бүген 18.00 сәгатьтә Әлмәт шәһәренең Яшьләр үзәгендә "Континетлар бердәмлеге" халыкара проекты узачак. Чара  Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Рус милли-мәдәни берләшмәсе ярдәме белән оештырыла. Керү бушлай.

Казанда 17-нче республика яшьләр эстрада сәнгате фестивале "Созвездие – Йолдызлык" тәмамланды.  Бу чара Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов күзәтүе астына узды. Барлыгы зона этапларында үзләрен 21 мең яшусмер сынап карады.

"Нефтяник" комакндасының яңа баш тренеры итеп Ильнур Гизатуллин билгеләнгән. Яңа хоккей сезонында аңа Александр Шахворостов, Евгений Мухин һәм Айрат Мухитов ярдәм итәчәк.

27 нче май көнне Әлмәт шәһәрендә икенче шәһәр велопарады узачак. Бу чарада барлык теләүчеләр дә катнаша ала. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International