Әлмәттә Чернобыль АЭС авариясенең 31 еллыгын билгеләп үттеләр

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

Бүген Чернобыль атом электр станциясендәге тиңдәшсез һәлакәткә 31 ел тулды. Әлмәт кешеләре үз тормышлары бәрабәренә ватандашларын гына түгел, башка илләрдә яшәүчеләрне дә һәлакәттән саклап калган кешеләрне искә алу өчен митингка чыктылар. Анда һәлак булганнарның тол хатыннары, туганнары, чернобыльчеләр үзләре катнашты. Шулай ук, администрация вәкилләре дә катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International