25 апрельдан 15 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелде. Бу чорда урманнарда һәм корылмаларга якын урыннарда учак ягу катгый тыела. Кагыйдәләргә буйсынмаучыларга карата административ йогынты чаралары күреләчәк.