Республикада беренчеләрдән булып эшкә керешкән район аграрийларына 45 мең гектар бөртекле культура җыярга туры киләчәк. Шул исәптән 14 мең гектар көзгә туры килә: бодай якынча 11 мең га тәшкил итә, арыш – 3 мең га.
Язгы культуралар 31 меңнән артык гектар тәшкил итә. Шуларның 12 мең гектары язгы бодай, арпа (11343га), солы (1676 га), кукуруз (620 гектар), карабодай (4000га), борчак (1540га). Бүген уңышны урып-җыюга районда 96 комбайн, 375 трактор җәлеп ителде.