«Ребёнок в мире прав» - «Бала хокук даирәсендә» республика видеороликлар бәйгесе беренче тапкыр 2014 елда Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы буенча оештырыла. Быел ул 10 сентябрьдән алып 20 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Анда 6-30 яшьлекләр катнашырга мөмкин. Катнашыр өчен 10 сентябрьдән 31 октябрьгә кадәр видеороликны һәм тутырылган гаризаны Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 (2нче кат) адресы буенча Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратына яисә rebenok-v-mire-prav@yandex.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.