Дөрес юнәлешләрне һәм күңелгә ятышлы шөгыльләрне табарга яшүсмерләр клублары ярдәм итә. Бу көннәрдә Әлмәт яшүсмерләр клубларында Ачык ишекләр көннәре уза. Ачык ишекләр көне кысаларында кече һәм урта яшьтәге балаларны мавыктыргыч программа көтәчәк: кызыклы конкурслар, уеннар, төркемнәр ярышлары, турнирлар, эстафеталар, квестлар, интерактивлар һәм башка чаралар.
Әле күптән түгел 10нчы мәктәпнең беренче сыйныф укучылары "Водник" яшүсмерләр клубында кунакта булдылар.