ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2025 ел
җомга

9 декабрьдә Яшьләр үзәгендә Ватан Геройлары көненә багышланган «батырлык белән җылытылган җырлар» бәйрәм концерты була. Кунакларны күңелне нечкәртерлек музыкаль номерлар көтә. Чара 18:00 сәгатьтә башлана.

Иртәгә, 6 декабрьдә, Әлмәттә аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кар һәм юеш кар рәвешендә бераз явым-төшем була. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 5-10 м/с.

«Җиңү чыршысын» яса халыкара конкурсында Татарстаннан катнашучыларның рәсемнәре Җиңү музее сайтында виртуаль Яңа ел күргәзмәсенә кертелде. Иң күп тавыш җыйган җиңүченең эше «Марка» АҖ — Россия Почтасының бүлендек компаниясе җитештерәчәк өстәмә чынбарлык технологиясе булган почта карточкасы өчен нигез булачак.

«Мегасети» штабы волонтерлары МХОда катнашучылары өчен тактик «исән калу беләзекләре» ясый. Бу компакт, ләкин күп функцияле экипировка элементлары критик вәзгыятьтә тормышны саклап калырга мөмкин!

Гүзәл Хәбетдинова шәһәр Советы депутаты Вячеслав Колотовкин белән берлектә гражданнарны кабул итте.

Бүген волонтерлар көне-риясыз, битараф булмаган, йөрәкләрен һәм җаннарын башкаларга ярдәм итүгә багышлаган кешеләр көне билгеләп үтелә.


4
декабрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Әлмәттә «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында гомуми озынлыгы 14,4 км булган урам-юл челтәренең биш объектын ремонтлау эшләре төгәлләнгән.

Иртәгә, 5 декабрьдә, Әлмәттә аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән бераз явым-төшем. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 5-10 м/с.

Фестиваль социаль инвестор Андрей Комаров инициативасы белән уза һәм быел Ганс Христиан Андерсенның тууына 220 ел тулуга багышлана.

Әлеге хокук бозу балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышында каралды. Балигъ булмаган балаларның ата-аналарына карата РФ КоАП 5.35 маддәсе буенча административ беркетмә төзелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International