Әлмәттән килгән Ринат Минһаҗев, Вадим Малыгинны җиңеп, җиңел үлчәүдә Eagle FC чемпион билбавына ия булды.
Икенче раундта Минһаҗев төгәл сугулар сериясен үткәрде һәм техник нокаут белән җиңде. Бу нәтиҗә Әлмәт көрәшчесенә профессиональ карьерасында беренче җитди титул алып килде.
Без якташыбыз белән горурланабыз һәм яңа чемпионны котлыйбыз! Аның җиңүе шәһәребезнең спорт үсеше өчен мөһим вакыйга булып тора!