"Татнефть" ГАҖ медсанчастендә районара конференция үтте, анда гастроэнтерология өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр каралды. Конференция алга таба халыкка медицина ярдәмен күрсәтүне камилләштерү максаты белән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан оештырылды.
Алып баручы ролендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгече гастроэнтерологы Рафик Сайфутдинов түбәндәге мәсьәләләрне яктырттылар: клиник очраклар һәм бавырның алкогольле булмаган май авыруын диагностикасында яңалыклар, микроскопик колит һәм дифференциаль диагностика.