Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Әлмәт муниципаль районы буенча сәламәтлек саклау идарәсендә 2017-2018 елларның эпидемиологик сезонында грипп һәм кискен респиратор вирус йогышларын кисәтү буенча чаралар һәм Әлмәт районында грипп һәм ОРВИ эпидемиясен булдырмау турында әңгәмә узды.
Белгечләр раслаганча, гриппны булдырмас өчен вакцинация үтәргә кирәк. Шулай ук кулларны еш юарга (көненә 10 тапкырдан да ким түгел), саклау битлеге кияргә, витаминнар (сарымсак, суган, мүк җиләге, цитруслыларны) ашарга, гомумән дөрес тукланырга, организмны чыныктырырга, бүлмәләрне җилләтергә кирәк.