«Tennis City» спорт комплексында 3 февраль көнне теннис буенча “Россия Кубогы” турниры узды. Анда Россиянең 25 шәһреннән 60 тан артык спортсмен катнашты. Гөлнара Назарова, Азалия Бадегыева, Аиша Кукушкина, Сабина Шәйдуллина, Анастасия Чикалкина, Екатерина Давлетова, Аида Кәлимуллина, Никита Валенцев һәм Тимур Киямов Татарстанның җыелма командасы составында катнашачаклар.