Ватан һәм аны яклаучыларга багышланган җырларны хәтерләрдә яңартты. 12 нче мәктәптә 21 нче тапкыр Солдат җырлары фестивале булып узды. 140 тан артык төрле яшьтәге укучы бу көнне үзләренең сәләтләрен генә күрсәтеп калмады, ә илебез тарихындагы мөһим вакыйгаларны белүләрен дәлилләде, Ватанны саклап яуда көрәшкән якташларыбызга хөрмәт хисләрен белдерде. Фестивальнең алыштыргысыз кунаклары – «Боевое братство» иҗтимагый оешмасы вәкилләре укучыларның чыгышларын югары бәяләде. Җиңүчеләр «Соло», «Коллектив башкару», «Җырла, гитара» һәм «Тамашачы сөюе» номинацияләрендә игълан ителде.
Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы кече һәм урта бизнеска ярдәм итү өчен ташламалы кредит программасын эшләтә башлады. 2018 елда аның ставкасы 6,5% була. Өстәмә комиссияләр һәм җыемнар юк.
Предприятиелар һәм оешмалар хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатьләренә бәйле Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы түбәндәгене хәбәр итә: "Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112нче статьясы белән туры китереп, 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне - эш көне дип исәпләнмәгән бәйрәм көне итеп игълан ителә".
13 - 20 февральдә 34нче номерлы балалар бакчасында Халыкара туган теленә багышланган туган тел атнасы үтте. Олы яшьтәге балаларны әзерләү төркемнәрендә "Туган тел нәрсәгә бай", "Синең туган телең нинди" темаларына әңгәмәләр узды. Кече һәм урта яшьтәге төркемнәрдә тәрбияләнүчеләр "Шалкан" рус халык әкиятен сәхнәләштерделәр, "Терем" әкияте мотивлары буенча уен рәвешендә тамаша күрсәттеләр. Урамда халык хәрәкәтчән уеннар уйнадылар. Төркемнәргә җыелып, "Минем Ватаным мин сине яратам" рәсемнәр күргәзмәсен оештырдылар. Легендар татар шагыйре Муса Җәлилнең тормышы һәм сәнгате турында чыгышлар тыңланды.
2018 елда республиканың аграр секторы үсешенең алдынгы алымы булып шәхси хуҗалыкларга ярдәм күрсәтү тора. Агросәнәгать комплексы кысаларында товар токымлы эре мөгезле терлекләрне һәм мини-фермалар төзелешен субсидияләү кебек мөһим сораулар бүгенге киңәшмәдә каралды. Очрашуны район башлыгы Айрат Хәйруллин уздырды.
Сыйфат сәламәтлек саклау тармагының аерылгысыз тасвирламасы булып тора, нәкъ шуңа күрә һөнәри карашны даими камилләштерү, алдынгы медицина тәҗрибәсен өйрәнү һәм көндәлек гамәлгә нәтиҗәле методикаларны кертү бик мөһим.
Иртәгә, 22 февральдә, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кар явачак. Җил 4-9 м/с. Минималь температура төнлә -14..-17º, максималь көндез -8..-12º. Юлларда бозлавык.
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча Әлмәт шәһәре, Багаутдинов урамындагы 2а номерлы йорт һәм Төзүчеләр проспектындагы 34 номерлы торак йортлар арасында урнашкан дворга керү урынында хокуксыз рәвештә шлагбаум урнаштырылганы ачыкланды.
Җыелышта 2017 ел эшчәнлегенә йомгак ясалды, 2018 елга бурычлар куелды. Очрашуда район башлыгы Айрат Хәйруллин, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Ильдар Мингалеев, "Алнас"ның башкарма директоры Сергей Шунин катнаштылар.
Яшел Фитнес Ватанны саклаучылар көнен үзенчәлекле тренировка белән билгеләп уза. Катнашучыларны теннис тубын ату буенча 11 норматив көтә. Әлеге спорт төре хәрәкәт осталыгын арттыра.