Әлмәттә Мәмәт авыл җирлегенең социаль-икътисади үсешен карадылар

2018 елның 12 марты, дүшәмбе

Бүгенге киңәшмәдә Мәмәт авыл җирлеге башлыгы Илсия Зөбәерова чыгышы тыңланды. Мәмәт авыл җирлеге составына Мәмәт авылы, Чупай һәм Сабанча торак пунктлары керә.  Авыл җирлеге халкы 1605 кешене тәшкил итә. Авыл җирлегендә  12 күпбалалы гаилә исәптә тора.  2017 елда 3 гаиләгә җир участоклары бүлеп бирелә.

Район башлыгы Айрат Хәйруллин авыл җирлеге башлыгының чыгышын дәвам иттереп, авылларда эшлеклелекне арттыруга басым ясарга кирәклеген ассызыклады, төрле аграр программалар барлыгын искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International