Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 16 мартка республикада 742,3 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган (планның 30,9 %ы), үткән елның шушы чорына карата 140%.
18 март көнне Әлмәт туган якны йөрәнү музее даими экспозицияләр һәм вакытлы күргәзмәләрне карарга чакыра. Шулай ук музейның кунаклары өчен экскурсияләр һәм мастер-класслар оештырылачак.
"Кванториум" балалар технопаркы 18 мартта 15.00 сәгатьтән алып 18.00 сәгатькә кадәр Тимирязев урамы, 20 адресы буенча узачак VR мастер-классына чакыра. #ДобрыйАльметьевск беләзеге ирекле керү мөмкинлеген тудырачак.
18 март көнне автомобильдә йөрүчеләргә #ДобрыйАльметьевск беләзеген күрсәтү Әлмәттәге «Татнефть» ГАҖ компаниясенең ягулык салу станцияләрендә нефть продуктларына 4% һәм газ продуктларына 6% ташлама белән кулланырга мөмкинлек бирәчәк.
18 март көнне Әлмәт картиналар галереясы әлмәтлеләрне күргәзмәләргә һәм мастер-классларга чакыра.
18 март көнне Ленин мәйданында Россия җырчысы Нюша һәм татар эстрадасы йолдызы Элвин Грей концерты уздырылу белән бәйле 16.00 сәгатьтән алып 23.00 сәг. кадәр Ленин урамында Муса Җәлил урамыннан алып Радищев урамына кадәр участокта хәрәкәт чикләнү планлаштырыла.
18 мартта Ленин мәйданында әлмәтлеләр һәм шәһәр кунаклары өчен Россия җырчысы Нюша һәм татар эстрадасы йолдызы Элвин Грей концерты узачак.
Хатын-кызлар консультациясе бинасында капиталь ремонт башлану сәбәпле 19 марттан хатын-кызларны Тельман урамы, 61 адресы буенча урнашкан балалар поликлиникасы бинасында кабул итәчәкләр.
Бүген Габдрахман авылында зур бәйрәм – өр–яңа “Ландыш” балалар бакчасы ачылды. 60 урынга исәпләнгән бакча Президент программасы буенча төзелде. Ә якташлары Шәфәгать Тәхаветдинов һәм Җәләевләр гаиләсе матди-техник база өлешендә, затлы җиһазлар белән тәэмин итүдә зур ярдәм күрсәткән. Тантаналы ачуда район башлыгы Айрат Хәйруллин да катнашты. Ул “Ландыш”ның иң заманча балалар бакчасы булуын билгеләп үтте.
Салым инспекциясе хезмәткәрләре белән очрашуга район башлыгы Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, шәһәр предприятиелары һәм иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре килде. Җыелышта 2017 елга нәтиҗәләр ясалды, агымдагы елга максатлар билгеләнде.