18 мартта шәһәр һәм районның сайлау участокларына беренче тапкыр тавыш бирер өчен 2200 яшь гражданин киләчәк. Шуларның берсе, Виктория Худякова: - Мин беренче тапкыр тавыш бирәм. Дулкынландыра. Беренче тапкыр шулкадәр халыкны күрәм. Мин әти-әни белән килдем. Минем иң зур теләгем - баш өстендә чиста, тыныч күк. Безнең тормышка кирәкле барлык нәрсә бар. Үсәргә, камилләшергә, кешеләргә, Ватаныбызга файда китерергә кирәк.
Сәгать 10 га беренче нәтиҗәләр ясалды. Шәһәр территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Татьяна Ершова әйтүенчә, шәһәр буенча 14 меңнән артык сайлаучы тавыш биргән инде. Бу 13 процент тирәсе. Район халкы һәрвакыттагыча актив. Биредә 21 процент, ягъни 8,5 меңнән артык кеше тавыш биргән. Иң күп тавышны әлеге вакытка Түбән Абдул җирлеге җыйган – 40 проценттан артык. Шулай ук нәшатлылар исемлегендә Рус Акташы, Сиренькино, Иске Михайловка, Ямаши, Тайсуган, Багряж-Никольск, Бута, Васильевка, Елховой авыл җирлекләре.
Иртәнге сигездә шәһәрнең сайлау участоклары ачылды. Шуларның иң зурларының берсе - 771нче участок 1нче мәктәптә урнашкан. Бүген үзләренең конституцион хокуклары белән кулланыр өчен 2000гә якын кеше киләчәк. Беренче тапкыр аларның тавышларын сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексы санаячак. Шәхси сакчылык предприятиесында эшләүче Рәмзия Фәрхетдинова беренчеләрдән булып сайлауга килде.
Сайлаулар көнен бәйрәмгә әйләндерү өчен нефтьчеләр башкаласында зур тырышлык куелды.Һәрбер сайлау участогында тәм-том сатулар оештырылды. Концерт номерлары белән чыгыш ясаучылар да бар. Урамнарда оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләре дә игътибарны җәлеп итәрлек. Алар бәяләрнең түбән булуы белән аерылып тора. Мисал өчен, “Нефтьче” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда кәбестәнең килосы 14, бәрәңге 18, суган 19, кишер 15,50 сумнан тәкъдим итеп торалар иде. Шушында ук бал, тавык ите һәм башкалар да сатуга куелган иде.
Башка шәһәрләр белән беррәттән Әлмәт муниципаль районы Россия Федерациясе Президентының сайлау кампаниясенә кушылды. Төгәл иртәнге сигездә тавыш бирүчеләр өчен 116 сайлау участогы ишекләрен ачты.
Бүген, 18 мартта, илебездә Россия Федерациясе Президентын сайлаулар уза. Шәһәр һәм районда яшәүчеләр бөтен ил белән бергә киләсе алты елга үсеш курсын сайлаячаклар. Барысының да гражданлык бурычыбыз - сайлауларга киләргә һәм тавыш бирергә.
Бүген, 18 мартта без Россия Федерациясе Президентын сайлаячакбыз. Шәһәр һәм район территориаль сайлау комиссияләре, участок сайлау комиссияләре, Россия законнарын үтәп, сайлау кампаниясен үткәрү, гражданнарның үз ихтыярларын белдерүне контрольдә тоту өчен оештырылган.
18 март көнне Ленин мәйданында Россия җырчысы Нюша һәм татар эстрадасы йолдызы Элвин Грей концерты уздырылу белән бәйле 16.00 сәгатьтән алып 23.00 сәг. кадәр Ленин урамында Муса Җәлил урамыннан алып Радищев урамына кадәр участокта хәрәкәт чикләнү планлаштырыла.
18 мартта Ленин мәйданында әлмәтлеләр һәм шәһәр кунаклары өчен Россия җырчысы Нюша һәм татар эстрадасы йолдызы Элвин Грей концерты узачак.
Бүген, 18 мартта, болытлы һава торышы көтелә. Кар, юеш кар, урыны белән көчле кар; буран, бозлавык. Минималь температура төнлә -12..-16º, максималь температура көндез -6..-9º. Юлларда бозлавык.