Иртәгә, 1 июньдә, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән яңгыр сибәлиячәк, төнлә һәм иртән аерым районнарда юеш кар белән. Минималь температура төнлә 0..+3º, урыны белән кырау -2ºка кадәр; максималь температура көндез +7..+10º.
Район башлыгы Айрат Хәйруллин рәислеге астында үткән сессия эшендә район советы, шәһәр советы депутатлары, шәһәр һәм районның мактаулы гражданнары, шәһәр прокуроры вазыйфаларын башкаручы, тикшерү-күзәтү органнары җитәкчеләре, шәһәр һәм район активы, массакүләм мәгълүмат чаралары катнаштылар.
Әлмәт шәһәр ял паркы әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын 1 июнь көнне мәдәни-күңел ачу чараларында катнашырга чакыра.
10 июнь көнне Әлмәттә «TimermantriathlonAlmet – 2018» чарасы узачак.
31 май – Бөтендөнья тәмәкедән баш тарту көне. Бөтендөнья тәмәкедән баш тарту көне Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан 1988 елдан гамәлгә ашырыла.
Иртәгә, 31 майда, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән яңгыр. Минималь температура төнлә +4..+7º, максималь температура көндез +9..+12º.
29 май көнне "Игътибар - балалар!" оператив-кисәтү чарасы кысаларында балалар травматизмын кисәтү, балаларны һәм яшүсмерләрне юлларда куркынычсыз тәртипкә өйрәтү максаты белән Әлмәт районы буенча Россия ЭЭМ бүлегенең ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан балаларны махсус тотып тора торган җайланмаларсыз йөртүне кисәтү буенча чара оештырылды.
28 май көнне Удмуртия Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика офтальмология клиник хастаханәсендә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Федераль дәүләт бюджет мәгариф югары белем алу учреждениесенең «Офтальмология» кафедрасында Әлмәт перинаталь үзәге булган балалар шәһәр хастаханәсенең баш врачы Лидия Исмагилова 1нче һәм 2нче ел укучы клиник ординаторлар белән очрашты.
4 июньнән алып 8 июньгә кадәр әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын «Бяки Буки» әдәби фестивалендә катнашырга чакыралар. Чараның программасы: 4 июнь көнне 12.30-13.00 сәгатьтә Әлмәт драма театры артындагы фонтан янында һәм драмтеатр каршындагы мәйданда әкияти персонажлар белән әдәби интерактивлар һәм танылган язучылар/шагыйрьләр белән иҗади очрашулар.
Халыкара Балаларны яклау көне, балаларның җәйге ялы алдыннан Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарында (алга таба - Әлмәт территориаль бүлеге) Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге 28 майдан алып 11 июньгә кадәр балалар киеме, аяк киеме, уенчыклары, мәктәп формасы, балалар туклануы өчен продукциянең сыйфаты һәм иминлеге, шулай ук шушы категориядәге товарларга карата булган нормативлы гигиена таләпләре буенча консультацияләр бирү оештырылачак.