31 май – Бөтендөнья тәмәкедән баш тарту көне. Бөтендөнья тәмәкедән баш тарту көне Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан 1988 елдан гамәлгә ашырыла.
Шул уңайдан Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы бүген тәмәке сатуны чикләргә карар кылды.
Моннан тыш, ведомство билгеле вакытта билгеле урыннарда тәмәке тартуны тыярга киңәш итә. Тәмәке тарту – бөтен дөньяда үлемнәрнең 20 процентының сәбәпчесе булып тора. Ел саен ул 5,4 миллион кешене һәлак итә, бу туберкулез, ВИЧ, маляриядән үлү күрсәткечләреннән дә югары.