ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2018 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 2018 ел башланганнан бирле төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендә Дәүләт торак күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 654 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 7 млн. 889 мең  сумга 197 карар чыгарылган. 


22
июнь, 2018 ел
җомга

25е чыгарылыш көнендә сыра һәм спиртлы эчемлекләрне сату тыела.Бу балаларның әти-әниләре белән килешенү нәтиҗәсендә гамәлгә куелды.

1 июльдән Әлмәттә Шишкин урамы буенча бер яклы хәрәкәт оештырылачак (Совет урамыннан алып Барудига кадәр). Транспорт чаралары юнәлеше Совет урамыннан алып Барудига кадәр урнаштырыла. 

22 июнь көнне "Ветеран" үзәгендә дәваланучы өлкәннәр  өчен сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Әнвәр Абдулов чыгыш ясады. Ул актив озак яшәү серләре турында сөйләде. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районында эш сәфәрендә. Ул анда "Татнефть” ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы һәм Директорлар советы утырышында катнаша. Чара "Нефтьче" мәдәният йортында уза. Акционерлар "Татнефть” ГАҖнең 2017 елда эшчәнлеге нәтиҗәләре, финанс хисапны карыйлар, Директорлар советын, ревизия комиссиясен раслый. Утырышта Татарстан Республикасы министрлык һәм ведомстволары вәкилләре, нефтьле район башлыклары, "Татнефть" ГАҖ белән хезмәттәшлек итүче компанияләре вәкилләре катнаша. 

24 июнь көнне сәг. 10.00 шәһәр  пляжында "Яшел Фитнес" фестивале уза. Чара Халыкара  йога көненә багышланган – әлмәтлеләрне саф һавада күнегүләр ясарга чакыралар.

Шул уңайдан районда да Бөек Ватан сугышы елларында илебез азатлыгы өчен башларын салган ватандашларыбызны искә алу чаралары үткәрелде. 10.00 сәгатьтә һәлак булганнар истәлегенә куелган Мәңгелек утта митинг үткәрелде. Чарада катнашучылар алдында район ветераннар Советы рәисе Василий Самойлов, баш хәрби комиссар Ришат Сабиров һәм башкалар чыгыш ясады. Чарада катнашучылар һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Синоптиклар хәбәр иткәнчә, иртәгә, 23 июнь көнне, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшемсез. Минималь температура төнлә  +10..+13º, максималь температура көндез  +25..+28º.

Бүген - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне, дөресрәге 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалткан.Хәтер һәм кайгы көнендә күп кенә илләрдә дәүләт флаглары төшерелә, сугыш корбаны булучылар искә алына.


21
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Әлмәтнең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, эшсезлек буенча хисапта торучы гражданнарга, юридик зат яки шәхси эшмәкәр сыйфатында дәүләт теркәве үткәндә, бер мәртәбә матди ярдәм күрсәтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International