Әлмәтнең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, эшсезлек буенча хисапта торучы гражданнарга, юридик зат яки шәхси эшмәкәр сыйфатында дәүләт теркәве үткәндә, бер мәртәбә матди ярдәм күрсәтә.
Әгәр эшсезләрнең үз эшләрен башлап җибәрер өчен җитәрлек белеме булмаса, мәшгульлек Үзәге эшмәкәрлек эшчәнлеге серләренә өйрәтү өчен укырга җибәрә.
Өстәмә мәгълүмат өчен әлеге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә: Әлмәт шәһәре, Герцен урамы 86А йорты, № 208 нче бүлмә. Белешмәләр өчен телефон: (8553) 32-34-95.