2018 елның 11 августында «Казан» комплексында « Геройлар узышы» уздырылачак. Кирәкле информацияне https://heroleague.ru/events/ggdkaz1108/ сайтында табарга була.
Әлмәтнең ветеран спорт клубларының 100 активисты шәһәр велоэстафетасына чыктылар, ул ветераннар Советы һәм «ОМК - Партнерство» тарафыннан оештырылды. Ветераннарга "Бердәм Россия" фракциясе дә теләктәшлек күрсәтте.
Татарстан синоптиклары хәбәр иткәнчә, 29 июнь көнне, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явымсыз. Минималь температура төнлә +11..+14º, максималь температура көндез +24..+27º.
27 июнь көнне 17:00 сәг. 18:00 сәг. кадәр ЮХИДИ бүлеге «ТОННЕЛЬ» чарасы уздырды, ул куркынычсызлык чараларын күздә тотып башкарылды.
Татарстан урманнарында 29 июньнән 4 июльгә кадәр дүртенче класслы янгын куркынычсызлыгы игълан ителде. Бу хакта ТР синоптиклары хәбәр итте.
29 июньдә 08.00 - 16.00 сәгать аралыгында Әлмәттә чираттагы бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне узачак. Ул Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне кысаларында уза. Алдан язылу өчен телефон: 45-49-35.
Бүген 28 июнь көнне аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явымсыз, көндез кыска вакытлы яңгыр, яшен. Минималь температура төнлә +15..+18º, максималь температура көндез +26..+29º.
26 июнь көнне 5 нче китапханә базасында һәм Радуга» яшүсмерләр клубында агитацион – профилактик чара узачак. Чара ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә уза.
Татарстан таможнясының Әлмәттәге таможня постында журналистлар белән видеоконференция булып узды. Таможня посты җитәкчесе Роберт Исмагилов таможня эшчәнлеге белән таныштырды. Тулырак мәгълүматны: Казан, Короленко ур. 56 адресы буенча :Tat - od o@ptu.customs.ru сайтында алырга була. Автоинформатор (843) 291 92 00. Ышаныч телефоны (843) 291 92 93.
Киләчәккә бер адым…Ул ышаныч һәм мөмкинлекләр белән тулы. Әлеге адымны быел районның 950 чыгарылыш укучысы ясады. 25 июнь көнне район башлыгы Айрат Хәйруллин һәм "Татнефть" АҖ генераль директоры Наиль Маганов тырышлыгы белән 11 нче сыйныфны "яхшы" һәм "бик яхшы" билгеләренә тәмамлаган укучылар өчен чыгарылыш кичәсе оештырылды.