Җәй дәвамында әлмәтлеләр паркларда, скверларда спорт белән шөгыльләнәләр. Тренировкалар саф һавада инструктор карамагында уза. "Яшел Фитнес" шулай итеп сәламәт яшәргә, чыныгырга өйрәтә.
Әлмәт күпфункцияле үзәгендә үзгәрешләр көтелә. Бу турыда район активы белән булган киңәшмәдә үзәкнең җитәкчесе Илдар Мусин сөйләде. Киңәшмәне район башлыгы Айрат Хәйруллин уздырды.
Район активы белән киңәшмәдә яңа билгеләүләр игълан ителде. 2 июльдән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары итеп Светлана Владимировна ЛАПТЕВА, балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарә начальнигы итеп Дамир Фоатович НУРУЛЛИН билгеләнде.Мәгариф идарәсе начальнигы вазифаларын башкару Ирина Александровна ПАВЛОВСКАЯга йөкләтелде. Бәйге нәтиҗәләре буенча Инна Анатольевна ПАВЛОВА «Опека» идарәсе начальнигы, Светлана Ильфиковна ХАРИСОВА «Визит» медицина детоксикация үзәге директоры вазифаларына кереште. Татарстан буенча УФСИН боерыгы нигезендә Татарстан буенча УФСИНның җинаять-башкарма инспекциясе федераль учреждениесенең Әлмәт районы буенча филиал начальнигы итеп Зөлфирә Тәлгатовна БАТЫРШИНА билгеләнде.
Татарстан синоптиклары хәбәр иткәнчә, иртәгә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр , боз явуы көтелә. Минималь температура төнлә +18..+21º, максималь температура көндез +32..+35º.
Әлмәтнең Халыкны эш белән тәэмин итү Үзәге 2 нче июльдән башлап «Чәчтараш» һөнәренә укыту буенча курслар оештыра. Укулар «РАРК» коммерцияле булмаган автоном оешмасында узачак. (адресы: Төзүчеләр проспекты, 51а йорты).
Әлмәттә эссе һава торышы саклана. Бу тәүлектә явым-төшем күзәтелми. Көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. 2 июльдә һава температурасы +31...+35 градус булачак.
Әлмәттә традицион рәвештә Яшьләр көнен билгеләп узалар. Быел бәйрәм спорт, сәламәт яшәү рәвешенә багышланды. Масштаблы күңел ачу программасын әлмәтлеләргә «Татнефть» җәмгыяте әзерләде.
Татарстан синоптиклары хәбәр иткәнчә, бүген, 30 июнь көнне, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явымсыз. Җил көньяк-көнчыгыштан, 4-9 м/с. Минималь температура төнлә +12..+15º, максималь температура көндез +26..+29º.
Уведомлениеләрне тапшыру 294-ФЗ ның 8 нче маддәсе нигезендә тормышка ашырыла.
1 июль көнне 11:00 сәг шәһәр паркында Яшел фитнес фестивале узачак. Шәһәрдә яшәүчеләрне саф һавада үтәчәк түләүсез тренировкаларга чакыралар.