ЮХИДИ бүлеге «АвтоЛеди-2018» бәйгесе уздыра. Катнашырга теләүчеләр өчен белешмә тлефоннары: 89196287878, 43-96-18
Бәйге максаты: Россияда Иреклеләрне мәдәниятен үстерү һәм формалаштыру. Бәйгедә волентер, лидер, иреклеләр, коммерция булмаган оешма һәм берләшмә вәкилләре һәм җитәкчеләре, дәүләт оешма, коммерция компания хезмәткәрләре катнаша ала. Заявкалар добровольцыроссии.рф. буенча кабул ителә.
"Шәһәрнең мәдәни мохиты" 30ы көнне барлык мәйданнарда да узачак. Әлмәтлеләргә һәм шәһәр кунакларына күңелле бәйрәм чаралары әзерләнгән.
ТР Инвестицияләр үсеше Агнетлыгы сайтында «Интерактивная схема размещения объектов транспорта и распределения газа ООО "Газпром трансгаз Казань“ по Республике Татарстан» https://gp.gismart.ru порталы эшли. Әлеге интернет-ресурс ярдәмендә заявка калдырырга була.
Әлмәттә балаларны яклау көне кысаларында "Шикәр диабеты2 диагнозы куелган балалар өчен хәйрия чарасы оештырылды. Аны балалар поликлиникасында «Нур», ООО «Нурмед» НурГео оешмалары һәм сәламәтлек саклау идарәсе оештырды.
Бүген Әлмәттә аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез бозлы яңгыр явуы ихтимал. Минимальтемпература +17..+20º, максималь көндез +29..+33º.
«Инвалидлар һәм барлык теләүчеләр өчен вакансияләр Ярминкәсе» 2018 елның 29 июненән 04 июльгә күчрелә.
29 июньдә 08.00 - 16.00 сәгать аралыгында Әлмәттә чираттагы бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне узачак. Ул Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне кысаларында уза. Алдан язылу өчен телефон: 45-49-35.
Әлмәт ислам мәдрәсәсе студентларны кабул итә, телефонк: +7-927-243-74-77 (Фируза). Читтән килүчеләр документларын түбәндәге электрон адреска юллый алалар : firuzaminnemullina@yandex.ru. http://almet-medrese.magarifrt.ru.
Бүген, 26 июнь көнне, аязучан болытлы һава торышы көтелә, 33 градуска кадәр кызу булачак.