5июль көнне сәг. 9.00 17.00 сәг. кадәр вакыт аралыгында Шевченко-Җәлил урамында светофор сүндерелеп торачак. Дәүләт инспекциясе машина йөртүчеләрне әлеге уңайдан игътибарлылык күрсәтергә чакыра.
Су буенда ял итәргә, су чәчрәтеп уйнарга яратучылар да күп, судан зыян күрүчеләр дә аз түгел. Еш кына иң мөһим нәрсәне оныталар: йөзә белмәсәң, суга кермә, керсәң дә тирәнгә кермә. Шуңа күрә дә су буена барырга чыкканчы, яисә балаларыгызны анда җибәрер алдыннан куркынычсызлык кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерегез. Су үзе рәхәтлек чыганагы булса да, куркыныч мохит санала, шуңа да анда көтелмәгән хәлләргә әзер булып торуың хәерлерәк.
Хезмәт килешүе төземичә һәм хезмәт хакын рәсми рәвештә түләмәүче эш белән тәэмин итүчеләр турындагы мәгълүматне биредәге "кайнар линия" номеры буенча хәбәр итәргә мөмкин: 8(8553) 45-50-66 яки "Халык контроле" хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә була.
Көллиятне 64 укучы тәмамлады, шуларның 53е "Алнас"ка эшкә юллама алды.
5 июль көнне шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явымсыз, иртән һәм көндез кыска вакытлы яңгыр, боз яварга мөмкин. Җил 4-9 м/с. Минималь температура төнлә +13..+17º, максималь температура көндез +24..+28º.
Әлмәттә Ленин урамында алтынсу-кара куб барлыкка килде. Кубтан кала, аның эчендәге әйбер аеруча кызыксыну уята. Бу - Питер рәссамы Павел Игнатьевның һәм "Алтын алмалар турында әкият" паблик-арт кураторларыннан сюрприз. Озакламый әлеге объектны ачу тантанасы булачак.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында “Закон территориясе” республика конкурсына нәтиҗә ясалды. Конкурс лауреатларын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүләкләде.ТР Премьер-министры билгеләгәнчә, соңгы вакытта республикада җинаятьчелеккә каршы көрәштә уңай динамика күзәтелә. Узган ел ахырына республикада 1500дән артык халык дружиналары эшләгән, аларда 20,5 меңнән артык кеше исәпләнә.
Алексей Песошин конкурс җиңүчеләренә бүләкләр тапшырды. “Муниципаль район һәм шәһәр округы территориясендә хокук тәртибен тәэмин итүгә керткән өлеше өчен” номинациясендә өченче урын Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллинга бирелде.
“Закон территориясе” конкурсы республикада 2007 елдан уздырыла. Аның инициаторы Татарстан Эчке эшләр министрлыгы. Конкурсның максаты – җәмәгать тәртибен тэмин итүгә өлеш кертүче муниципаль берәмлек башлыкларын, предприятие, оешмалар һәм уку йортлары җитәкчеләрен стимуллаштыру.
Әлмәт районы хуҗалыкларында мал азыгы әзерләү дәвам итә. Печән әзерләү тәмамланган. 4 июль көнне 8,6 мең тоннадан артык мал азыгы җитештерелде. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 7 мең тоннадан артык сенаж салынды.
Кагыйдәләр түбәндәгеләр:1) юлларда хәрәкәт вакытында велосипед белән идарә итү 14 яшьтән, мопед белән идарә итү 16 яшьтән кечерәк булмаган кешеләргә рөхсәт ителә;2) велосипедчылар уң як полоса читеннән бер рәт булып кына хәрәкәт итә алалар, әгәр җәяүлеләргә комачаулык тудырылмаса, обочинадан да йөрергә ярый;3)колонна булып хәрәкәт итүчеләр 10ар велосипедчыдан торган группа булып бүленеп, араларында 80-100м ара калдырып барырга тиешләр
Исеңдә тот!
Светофорның яшел төстәге уты кабынганчы кузгалма;
син чыгасы юлда машиналарның туктаган булуына инан, якында синең юлыңа борылучы машина булу-булмавын игътибар белән кара;
әгәр андый машина булса, аларның сиңа юл бирүләренә инан;
юлның яртысына җиткәч, тагын бер мәртәбә кара: барлык транспорт чаралары да туктаганнармы һәм җәяүлеләрне үткәрәләрме
7 июль көнне «Шәһәрнең мәдәни мохиты" әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын уен-көлкеле чараларда катнашырга чакыра.