Әлмәтнең мәктәпкәчә учреждениеларында балаларны сәламәтләндерү һәм физик яктан үстерүгә юнәлтелгән чаралар тормышка ашырыла. Җәй чорында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның саф һавада йөрүләре балалар организмын ныгыта һәм чыныктыра, бөтен яклап үсүгә уңай йогынты ясый.
12 июльдән «Белгеч» шәхси белем бирү оешмасында «Химия анализы лаборанты» курслары ачыла. Укулар бушлай, уку чорында стипендия түләнә һәм матди ярдәм күрсәтелә.
11 августта триатлон буенча Россия Кубогын һәм Федерация Кубогын уздыру планлаштырыла.
7 июль көнне «Шәһәрнең мәдәни мохиты» әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын уен-көлкеле чараларда катнашырга чакыра.
7 июль көнне аязучан болытлы, явым-төшемсез һава торышы көтелә. Төнлә аерым районнарда томан. Җил 3-8 м/с, көндез урыны белән, җил көчәйгәндә, 15-20 м/ска кадәр. Минималь температура төнлә +10..+13º, максималь температура көндез +24..+27º.
21 июль көнендә Казан шәһәреннән 40 чакрымда урнашкан наратлыкта «Скорлупино» III Бөтенроссия фестивале узачак. Чара кунакларын йомырка белән иң гадәти булмаган "олипиада" уеннары көтә: йомырка атышу буенча Чемпионат, табалы йөгерешләр, Дөнья чемпионы белән әтәч көрәшләре, глобаль йомырка чабышлары һәм бик күп махсус йомырка бәйгеләре, атракционнар һәм халык күңел ачу чаралары.
Иртәгә, 6 июль көнне, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Җил 5-10 м/с, яшен вакытында 7-22 м/с, көндез 15-20 м/с. Минималь температура төнлә +14..+17º, максималь температура көндез +24..+28º.
3 июль көнне «Электрон» яшүсмерләр клубында очрашу булып узды. Темасы - «Велокультура». Максаты - куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү һәм саклау.
Әлмәт муниципаль районы иҗтимагый советы актив эшчәнлек алып бара. Чираттагы утырышта төрле юнәлешләрдәге сораулар каралды.
Әлмәтлеләр электрон почталарына юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозулар буенча карарларны һәм фото- һәм видео төшерү системалары ярдәмендә ясалган юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу материалларын алу мөмкинлеге белән куллана алалар. Алар расланган көнне ук җибәреләчәк.