Әлмәт велосипедчылары игътибарына

2018 елның 4 июле, чәршәмбе

Кагыйдәләр түбәндәгеләр:1) юлларда хәрәкәт вакытында велосипед белән идарә итү 14 яшьтән, мопед белән идарә итү 16 яшьтән кечерәк булмаган кешеләргә рөхсәт ителә;2) велосипедчылар уң як полоса читеннән бер рәт булып кына хәрәкәт итә алалар, әгәр җәяүлеләргә комачаулык тудырылмаса, обочинадан да йөрергә ярый;3)колонна булып хәрәкәт итүчеләр 10ар велосипедчыдан торган группа булып бүленеп, араларында 80-100м ара калдырып барырга тиешләр

Исеңдә тот!

Светофорның  яшел төстәге  уты  кабынганчы   кузгалма;

син  чыгасы  юлда  машиналарның   туктаган  булуына   инан,  якында  синең   юлыңа  борылучы  машина  булу-булмавын  игътибар  белән  кара;

 әгәр  андый  машина   булса, аларның   сиңа  юл  бирүләренә  инан;

юлның    яртысына  җиткәч,  тагын  бер  мәртәбә  кара: барлык  транспорт  чаралары  да туктаганнармы  һәм  җәяүлеләрне  үткәрәләрме

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International