Әлмәтлеләрне "Скорлупино" бөтенроссия бәйгесендә катнашырга чакыралар

2018 елның 6 июле, җомга

21 июль көнендә Казан шәһәреннән 40 чакрымда урнашкан наратлыкта «Скорлупино» III Бөтенроссия фестивале узачак. Чара кунакларын йомырка белән иң гадәти булмаган "олипиада" уеннары көтә: йомырка атышу буенча Чемпионат, табалы йөгерешләр, Дөнья чемпионы белән әтәч көрәшләре, глобаль йомырка чабышлары һәм бик күп махсус йомырка бәйгеләре, атракционнар һәм халык күңел ачу чаралары. 

 Бәйрәм матур костюмлаштырылган, "Ак тавык шоуы" дип исемләнгән парад-карнавал белән ачылып китәчәк. Анда фестиваль уеннарының катнашучылары һәм гадәти булмаган костюмнарга киенгән гүзәлләр - "Мисс Скорлупино" матурлык һәм креативлык бәйгесендә җиңүгә омтылучылар узачак. 

Театрләштерелгән риваять аша фестиваль кунаклары йомыркада яшерелгән серле көч турында беләчәкләр. Бу көч төп геройларга Джонголс исемле усал дию пәриен җиңәргә һәм Скорлупино утарын Мишә елгасы ярында барлыкка китерергә ярдәм итә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International