ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» программасы буенча матди-техник базаны үстерүгә грантлар бирү өчен авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алуга өстәмә конкурс башлану турында игълан итә.

Хезмәт килешүе төземичә һәм хезмәт хакын рәсми рәвештә түләмәүче эш белән тәэмин итүчеләр турындагы мәгълүматне биредәге "кайнар линия" номеры  буенча хәбәр итәргә мөмкин: 8(8553) 45-50-31 яки "Халык контроле" хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә була.

Иртәгә, 12 июль көнне, шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен көтелә. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил 4-9 м/с, урыны белән 14 м/ска кадәр  җил көчәюләр көтелә. Минималь температура төнлә +12..+15º, максималь температура көндез  +21..+25º.

Әлмәттәге быелгы җәй вакыйгаларга бай булачак - тиздән шәһәргә "Алтын алмалар турында әкиятләр" паблик-арт программасы кысаларында рәсемнәрен тәкъдим итәр өчен танылган Россия һәм чит ил рәссамнары киләчәк. Проектның төркеме шәһәр кунакларын бергәләп каршы алырга чакыра һәм волонтерларны кабул итү турында игълан итә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм» ведомство программасында катнашучы крестьян- фермер хуҗалыкларын грант бирү өчен сайлап алуга конкурс игълан итә.

Әлмәткә эшлекле визит белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шайхутдинов килде. Аңа районның төп проектларын тәкъдим иттеләр. Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин белән бергә Роман Шайхутдинов «Кванториум» балалар технопаркында булды. 


10
июль, 2018 ел
сишәмбе

Пенсионерларның комьютерда эшләргә өйрәнүдәге уңышларын барлаган “Интернетка рәхмәт- 2018” IV Бөтенроссия бәйгесенә эшләр кабул ителә башлады. 

Җәйге сезон дәвам итә һәм күп кенә кешеләр актив рәвештә җиләк-җимешләрнең һәм яшелчәләрнең өр-яңа уңышын сатып ала.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе мәктәптә укучылар өчен "Мин киләчәк ветеринария табибы" иҗади бәйгесен игълан итә. 

12 июльдә 15.30 сәгатьтә Татарстан нефтенең 60-еллыгы исемендәге шәһәр паркында Әлмәт шәһәренең беренче гыйбадәтханәсенең химаячеләре, изге апостоллар Павел һәм Петр көненә багышланган концерт узачак. Әлмәтлеләр һәм шәһәр кунаклары өчен "Рус кыры" I славян сәнгате фестивалендә җиңүче, бөтенроссия һәм халыкара бәйгеләр лауреаты, җырчы һәм җырлар авторы Анна Сизова чыгыш ясаячак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International