ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2018 ел
җомга

1-2 октябрьдә Казанда «IoT World Russia Summit» Бөтендөнья Санлы Саммит узачак. Саммитның гамәли ягы - бүгенге көндә үк яңа технологияләр ярдәмендә җәмәгатьнең тормышын яхшырту мөмкинлеге. Катнашучылар тәҗрибәне уртаклашалар һәм тормышның һәм бизнесның барлык өлкәләренә кертә алырлык әйдәп баручы смарт-чишелешләрне куллануда яңа мөмкинлекләрне ачалар. 

Әлмәтлеләр күнекмәләрне шәһәрнең матур, яшел чирәмлекләрендә уздыралар һәм "Яшел Фитнес" командасы аларны яшел киңлекләрне тәртипкә китерергә өнди һәм 15 июль көнне 18.00 сәгатьтә шәһәр паркына ЭкоФестка чакыра.Шулай ук әлмәтлеләр атна дәвамында экологияне саклауга юнәлтелгән игелекле эшләрне башкара һәм бүләкләр ота ала.

Соң килгән язга һәм күпьеллык үләннәрнең яшелләре аз күләмдә чыгуларына карамастан, район хуҗалыкларында мал азыгы әзерләү яхшы темплар белән бара. 


12
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

«Татнефть» компаниясенең «Дружба» балалар сәламәтләндерү лагере территориясендә V Татарстан Республикасының яшь геологларның бишенче республикакүләм кыр олимпиадасы тантаналы рәвештә ачылды.  

Иртәгә, 13 июль көнне, шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен көтелә. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил 3-8 м/с, урыны белән 12 м/ска кадәр  җил көчәюләр көтелә. Минималь температура төнлә +12..+15º, максималь температура көндез  +21..+25º.

11 июль көнне "Могҗизалар шәһәре" 3нче номерлы балалар бакчасында Әлмәт районы буенча Россия ЭЭМ бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Курамшина И.И. балаларга юлларда куркынычсызлык тәртибе турында белемнәр бирүгә һәм балалар катнашуы белән юл-транспорт һәләкатләрен киметүгә юнәлтелгән әңгәмә уздырды. 

21 һәм 22 июльдә әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын 14.00 сәгатьтә шәһәр пляжы территориясендә узачак Бөтенроссия буяулар фестиваленә чакыралар. Ун сәгать дәвамында иң зур буяулар фестивалендә бию музыкасы, табигый буяулар һәм ак киемнәргә киенгән меңләп кеше, бәхет һәм мәшәкатьсезлек атмосферасы, якты йөзләрдә меңләгән елмаю һәм төрле төсләргә буялган күңелчәкләрнең җылы кочаклары. 

Әлмәт ЮХИДИ бүлеге машина йөртүчеләр өчен административ җаваплылык Россия Кодексы нигезендә карар чыгарылганнан соң 71нче көннән башлануын искәртә һәм әлеге уңайдан аеруча игътибарлы булырга һәм штрафларны вакытында түләргә чакыра.

14 июль көнне, «Шәһәрнең мәдәни мохиты» проекты кысаларында, Әлмәтнең төрле мәйданнарында уен-көлкеле чаралар узачак.


11
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү вакытында Әлмәт муниципаль районында яшәүчеләр һәм кунакларның иминлеген тәэмин итү максатыннан шәһәрдә Радищева, Ленина, Гагарина, Белоглазова, Тимирязева урамнарына чыгу юлларында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International