Әлмәттә ИТ-технологияләрнең үсеше мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2018 елның 11 июле, чәршәмбе

Әлмәткә эшлекле визит белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шайхутдинов килде. Аңа районның төп проектларын тәкъдим иттеләр.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин белән бергә Роман Шайхутдинов «Кванториум» балалар технопаркында булды. Өстәмә белем алу үзәгендә "квантумнар" - программалаштыру, робот техникасы, сәнәгать дизайны, конструкцияләү һәм проектларны төзү юнәлешләрен күзәтү экскурсиясе оештырылды. 

Эшлекле программа ахырында министр Буалар шарлавыгында урнашкан балалар мәйданы һәм шәһәр пляжы кебек социаль яктан мөһим объектларда булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International