14 июль көнне, «Шәһәрнең мәдәни мохиты» проекты кысаларында, Әлмәтнең төрле мәйданнарында уен-көлкеле чаралар узачак.
17.00 сәгатьтән алып 20.30 сәгатькә кадәр «Яшьлек» скверында, «Көнбатыш капкалар» мәйданында, «Шәмсенур» паркында, Әлмәтнең 60-еллыгы исемендәге скверында, Әдәби ишегалдында, Гагарин урамында, Түбән Мактама поселогы мәйданында, Яшьләр үзәге мәйданында, Татарстан нефтенең 60-еллыгы исемендәге шәһәр паркында һәм пляжда кызыклы чаралар үтәчәк.