Әлмәт районы авыл хезмәтчәннәре һава торышы яхшы торуга куаналар. Бүгенге көндә хуҗалыкларның басуларында урып-җыю эшләре тәмамланып килә. Иң беренчеләрдән булып бөртеклеләрне җыюны Н.Е. Токарликов ис.емендәге АҖ, "Чагылтау", "Аппак", "Клементейкино", "Михайловское"хуҗалыклары тәмамладылар.