ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Әлеге порталда фикерләрегезнең тормышка ашуын күрә аласыз. Тулырак : http://ilovealmet.ru/ сайтында.

24 сентябрь көнне булып узган әлеге бәйге Өлкәннәр көненә багышлап оештырылды.  Җиңүчеләр:  

1нче урын- Гильманов Вальмер Илгамович. 

2 нче урын  - Хабреев Равиль Гаптрауфович.  

3 нче урын  Гафиатуллин Камиль Мингалеевич.  

Төрле номинацияләрдә– «Юл кагыйдәләре белгече" - Гильманов Вальмер Илгамович,  «Машинада фигуралы йөртү" - Еливанов Виталий Никифорович  һәм "Иң сылу автоледи"  - Идрисова Гузаль Зарифовна.

Бүген чираттагы дүшәмбе киңәшмәсе бүләкләүләрдән башланып китте. Алга таба Әлмәт җирлегендә спорт төрләрен үстерү турында сүз алып бардылар. Физик кулбтура, спорт һәм  туризм буенча идарә  җитәкчесе Александр Листков булып узган спорт чаралары белән таныштырды. Киңәшмәне район башлыгы Айрат Хәйруллин алып барды.

Илебез буенча 1 октябрьдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Төрле җирләрдә хөрмәтле картларыбызны котлаулар, бүләкләүләр белән искә алабыз. Кадерле әөлкәннәребез! Заман авырлыкларына бирешмичә илебез уңышы өчен көчегезне кызганмагансыз. Бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен рәхмәт сезгә!
Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз! Саулык-сәламәтлектә, дөньяга ямь биреп яшәгез,урыннарыгыз өйнең түрендә булсын!
Бәйрәмегез белән!

 

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 1 октябрьдән җәмәгать транспортында тарифларга үзгәрешләр кертелүе турында искәртә. 

Районда  43 мең . 959 га мәйданда бөртеклеләр урылган, ул  99,2% тәшкил итә. Барлыгы  91 мең  200 тн бөртекле суктырылган. Җир эшкәртү һәм силос әзерләү дәвам итә.

5 октябрь көнне хокук ярдәме күрсәтү максатыннан хәрби хезмәткә алынучыларга ярдәм күрсәтү максатыннан "кайнар линия" эшли башлаячак. Телефон  8 (843) 236-00-71. Консультация вакыты:  09.00-17.00.

Әлмәт -  Лениногорск  16+360 –  19+360 км юллар өземтәсендә ремонт эшләре алып бару сәбәпле  18 сентябрьдән алып ремонт тәмамланганчыга кадәр юллар ябылып  торачак.

Әлмәт театры В.Золотухин исемендәге III Бөтенроссия яшьләр театр фестивалендә "Әҗәлгә дару бар диләр..." спектакле белән “Фестивале ачышы” номинациясе лауреаты булды. Әлеге спектакльне караган экспертлар Әлмәт театрын Европа театрларына тиңләгәннәр, ә фестивальгә тәкъдим ителгән эшне "спектакль-ребус", "сәхнәдә - рәсем сәнгате" дип тасвирлаганнар. 

 

 «Спутник» беренче минут уеннардан соң  реванш алды.  «Спутник» хоккеистлары алдагы уеннарында хаталар ясамаска тырышты. Данила Цыганов һәм Кирилл Лазарев аеруча тырышлык күрсәттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International