ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

"Тәмле укулар" дип аталган мастер-класс Түбән Мактама китапханәсендә үтте. Татлы флористика - яңа алым һәм аңа өйрәнергә теләүчеләр бик күп. Чара бик күңелле һәм барысы өчен дә файдалы узды.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Татарстан Республикасында экологик куркынычсызлык тәэмин итү өлкәсендә социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алу хокукына конкурс уздыра. Катнашу өчен заявкалар 2018 елның 24 сентябреннән 7 октябренә кадәр кабул ителә. Конкурста законда билгеләнгән тәртиптә теркәлгән һәм Татарстан Республикасы территориясендә үзенең гамәлгә кую документлары нигезендә "Коммерциясез оешмалар турында" Федераль законның 31.1 статьясында каралган эшчәнлек төрләрен гамәлгә ашыручы, үз эшчәнлекләрен конкурс игълан ителгән көнгә кадәр кимендә бер ел гамәлгә ашыручы коммерциясез оешмалар катнаша ала.

 

6 октябрь көнне "Көнбатыш" сәүдә үзәгендә 10.30  алып 16.30 кадәр  #ЯПРОШЛА чарасы узачак, аның барышында хатын-кызлар түләүсез  рәвештә онколог-маммологлар күзәтүе уза алалар. Кирәк дип табылган очрак УЗИ да үтәргә мөмкин.

Өлкәннәр декадасы кысаларында Әлмәт стоматология поликлиникасында хезмәт ветераннары белән очрашу булып узды. Поликлиника хезмәткәрләре баш табиб Шәүкәт Госманов белән берлектә кунакларга онытылмас очрашу кичәсе бүләк иттеләр. 


1
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Өлкәннәрне иң элек Әлмәт район башлыгы Айрат Хәйруллин тәбрикләде. Районда һәм шәһәрдә барлыгы 48 меңнән артык пенсионер гомер кичерә. Шуларның 850се 90 яшьләре туксаннан артканнар, бишесе 100 яшьтән артучылар.  Бәйрәмдә өлкәннәребез хәл-әхвәл белештеләр, күңелле әңгәмәләр куерттылар. Кичәдә авылыбызның хөрмәтле өлкәннәренә мәктәп коллективы концерт күрсәтте . Аларның теләкләрен тыңлап, кызыксынган сорауларына җавап бирелде. Кичә чәй табыны артында дәвам итте

2018 ел Россиядә иреклеләр елы дип игълан ителде. Әлмәт волонтерлары һәм район халкы тарафыннан бик күп игелекле гамәлләр башкарыла. Эшлекле дүшәмбедә район башлыгы Айрат Хәйруллин баланы табуда булышкан Коноваловлар гаиләсенә Рәхмәт хаты тапшырды һәм Әлмәт җирлегендә мондый кешеләр булуга куанычын һәм соклануын белдерде. 

Елховой авылы җирлегенең тормышы белән Хәйрисламова Дания Рәҗаповна таныштырды. Авыл җирлеге башлыгы билгеләп узганча, авылда барлыгы 361 хуҗалык исәпләнә, 915ләп кеше, 16 күпбалалы гаилә яши. 

Сишәмбе көнне аязучан болытлы һава торышы көтелә,явымсыз. Җил  4-9 м/с, көндез 12 м/с.Минималь температура төнлә +2..-1º. Максималь температура көндез+10..+13º.

2018 елның сентябрь-октябрь айларында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан 8-11 сыйныф укучыларына һөнәри юнәлеш бирү буенча хезмәт күрсәтү өчен Әлмәт шәһәре мәктәпләренә бару планлаштырылган.

 

 

Җәй дәвамында 1000 артык чара уздырылдыв, йөз меңләгән кеше аларда катнашты. 2018 ел  – аеруча сыйфатлы һәм нәтиҗәле булды. Моннан тыш шәһәребездә тагын бер күңелле урын - "Сәламәтлек" паркы ачылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International