Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов күп фатирлы йортларга һәм социаль объектларга капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыруның барышы турында мәгълүмат бирде.
5 октябрь көнне музыка көллиятендә “Өченче яшь” университеты яңа уку елын тантаналы шартларда башлап җибәрде. Өлкәннәрнең музыка көллиятенә чакырылуы юкка түгел. Быел гадәти булмаган университет яңа факультетлар да ачкан. Шуның берсе музыка белән бәйле. Әлеге факультет өлкәннәрне музыка серләре белән таныштырачак, теләкләре булганнар уен коралларында да уйнарга өйрәнә ала.
Операция 8 октябрь көнне уздырылачак. Рейд исерек килеш руль артына утыручыларны ачыклау максатыннан чыгып оештырылачак.
Бүген, 5нче октябрьдә, Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкиле социаль яклау идарәсе тарафыннан оештырылган өлкән яшьтәге гражданнарны пенсия белән тәэмин итү, медицина хезмәте күрсәтү, инвалидлык рәсмиләштерү, реабилитацияләүнең техник чараларын алу, эшкә урнашу мөмкинлекләре һ. б. мәсьәләләр буенча узган очрашуда катнашты.
"Таттелеком" операторы ("Летай-ТВ"сәүдә маркасы) "Луч-Әлмәт"телеканалының эфирга чыгу ешлыгын үзгәртте. Хәзер ул 37 нче кнопкада күрсәтә.
6 октябрь көнне шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә аз гына яңгыр көтелә, көндез явымсыз. Җил 6-11 м/с, урыны белән 14 м/с. Минималь температура төнлә 0..+3º. Максималь температура көндез +5..+9º.
4 октябрь көнне ЮХИДИ инспекторлары, "Юл куркынычсызлыгы" хезмәткәрләре тарафыннан Нефтьчеләр урамындагы җәяүлеләр чыга торган юлда "Яктыртыл" акциясе узды. Максат юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү. Барлыгы 14 өлкән һәм 22 бала катнашты. Мондый акцияләрне атна саен үткәрү планлаштырыла.
14 октябрьдә Эшмәкәрлек Фабрикасы 12нче түләүсез «Фабрика-Старт» агымын оештыра. Дәресләр якшәмбе көнендә узачак. https://fabrika-predprinimat.timepad.ru/event/823360/ Справкалар +79053156601 телефоны буенча җыела.
Россия Президенты Владимир Путин пенсия системасының баланслылыгын һәм озак сроклы финанс тотрыклылыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән федераль законга кул куйды. Закон нигезендә расланган үзгәрешләр ир-атлар өчен 65 ел һәм хатын-кызлар өчен 60 ел дәрәҗәдә билгеләнгән пенсия яшен ныгыта. Пенсия яшен арттыру 2019 елның 1 гыйнварыннан акрынлап башланачак һәм 2028 елга кадәр дәвам итәчәк.
Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге "кайнар линия" ача. Телефон: (8553) 22-65-81. 08.00 сәг. алып 7.00 сәг. кадәр, ял һәм бәйрәм көннәреннән кала. .