Бүген, 5нче октябрьдә, Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкиле социаль яклау идарәсе тарафыннан оештырылган өлкән яшьтәге гражданнарны пенсия белән тәэмин итү, медицина хезмәте күрсәтү, инвалидлык рәсмиләштерү, реабилитацияләүнең техник чараларын алу, эшкә урнашу мөмкинлекләре һ. б. мәсьәләләр буенча узган очрашуда катнашты.
Очрашу барышында ике кеше мәшгульлек хезмәте вәкиленә вахтер һәм хезмәтне саклау буенча белгеч буларак эшкә урнашу мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече мөрәҗәгать иткән гражданнарга вакансияләр турында мәгълүмат бирде, шулай ук мәшгульлек хезмәте тарафыннан ай саен үткәрелә торган вакансияләр ярминкәсенә чакырды.