Административных барьерларны киметү, кече һәм урта бизнесны үстерү максатында 17 октябрь көнне сәг. 10.00 «Территория РОСТа» (. Тукая проспекты, 46Б, 3 этаж) коворкинг үзәгендә эшмәкәрләр башкарма комитет, оешма җитәкчеләре белән очраша.
ТР Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, 11 октябрь көнне аязучан болытлы һава торышы көтелә. Аерым районнарда яңгыр. Минималь температура төнлә +2..+5º, максималь +4..+8º.
2 нче "Планета детства" балалар бакчасында экология дәресе узды. Анда экология белгечләре нәниләр белән әйләнә-тирә мохитны саклау турында сүз алып бардылар.
10 октябрь Бөтендөнья психик сәламәтлек көне буларак билгеләнде. Ул Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы яклавында 1992 елда гамәлгә кертелде. Психик авырулар арасында киң таралганы - депрессия.
Әлмәт картиналар галереясы 10 октябрь көнне 13.30 сәг. РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Геннадий Алексеевич Стефановскийның 100-еллыгына багышланган чара оештыра.
Әлмәт мәшьгульлек үзәге гражданнарга һәм эш белән тәэмин итүчеләргә “Россиядә эш” (Работа в России) дәүләт порталының эше турында мәгълүмат бирә, порталның Интернет челтәрендә адресы https://trudvsem.ru.
Икенче очрашуда ике период элеккеге сценарий буенча барды: командаларның берсе дә счет ача алмады. Соңыннан «Спутник» хуҗаларны җиңде һәм җанатарларга бәхет китермәде.
ЮХИДИ хезмәткәрләре һөнәри колледж укучылары белән очраштылар. Очрашу барышында юл йөрү кагыйдәләрен дөрес куллану, киемнәрдә яктырту элементлары урнаштыру турында сүз алып бардылар.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның “Корстон” залында, республиканың авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, авылны республиканың таяну ноктасы, нигезе дип атады.
"Сәламәтлек десанты" ның чираттагы чарасы Бөтендөнья күз күреме көненә багышланды. Совет һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре әлеге мөмкинлектән файдаланып, күз басымын һәм күрү дәрәҗәләрен тикшерә алдылар.