Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы «Сохранение жизни и здоровья работающих на высоте» конкурсы игълан ителүе турында хәбәр итә. Ул 3 этапта үткәрелә. Тулырак maot16.ru сайтында , 8 (843) 520-79-63, 519-62-47 телефоннары аша.
Бүген Бөтендөнья почта көне. Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы кысаларында билгеләп үтелә. Нәкъ шушы көнне, 1874 елның 9 октябрендә, Бөтендөнья почта берләшмәсе оеша. 1969 елда исә Токиода узган XVI Бөтендөнья почта берләшмәсе конгрессында Почта көнен билгеләп үтәргә карар кылына. Барлык илләрдә дә әлеге көннән башлап Халыкара хат атналыгы старт ала. Шунысы кызык, халыкара почта 6800 телдә сөйләшә.
Машина төзүчеләр көне кысаларында 8 -13 октябрь көннәре аралыгында машина төзелеше үзәкләре буенча автоузыш оештырылачак. Әлмәттә чара 10сында узачак.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хәбәр итә. «Дәүләт кадастр бәяләве турында " 2016 елның 3 июлендәге 237-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 26.09.2018 ел, №3173-р боерыгы нигезендә 2019 елда Татарстан Республикасы территориясендә су фонды, урман фонды җирләрен, аеруча саклана торган территорияләр һәм Татарстан Республикасы объектлары җирләрен дәүләт кадастр бәяләве үткәреләчәк.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты «Минем шәҗәрәм" республика балалар-яшүсмерләр генеалогик тикшеренүләр конкурсы һәм «Минем шәҗәрәм» республика генеалогик тикшеренүләр конкурсы үткәрә.Конкурсларның максаты – гаиләне ныгытуга ярдәм итү, балалар һәм яшьләрнең үз гаиләсе тарихын өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру, гаилә шәҗәрәсе төзү традицияләрен торгызу.
1-6 октябрьгә кадәр Ижевскида 2003-2004 елгы балалар арасында бокс буенча бөтероссия ярышлары үтте. Ярышларда 134 спортчы катнашты. Татарстан данын калабызның "Юность».балалар һәм яшүсмерләр спорт клубы яклады. Салихов Амир 1 нче урынны яулады.
Халыкара хайваннарны яклау көне уңаеннан 7 нче балалар китапханәсендә "Планетабызның хайваннар дөньясы" чарасы оештырылды. Анда 33 нче балалар бакчасы нәниләре чакырылды. Урман Бабае балалар белән «Эти забавные животные», «Кто быстрее соберет шишки?», «Цветок желаний» һәм төрле викториналар уздырды. Чара мультфильм карау белән тәмамланды.
"Ассоль"кафесында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бочча буенча шәһәр беренчелеге узды. Ярышларда катнашучыларны ЦДЮТ директоры Светлана Шайхатарова котлады. Җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды. Соңыннан аларны тәмле ризыклар белән сыйладылар.
18 октябрь көнне Елховой һәм 19 октябрь көнне Кәләй авылҗирлекләрендә халыкка түләүсез юридик хезмәт күрсәтү оештырыла.
Әлмәт картиналар галереясы 10 октябрь көнне 13.30 сәг. РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Геннадий Алексеевич Стефановскийның 100-еллыгына багышланган чара оештыра.