Әлмәтнең “Кванториум” балалар технопаркы мәйданчыгында масштаблы “Яндекс.Лицей” белем бирү проекты үз эшчәнлеген җәелдереп җибәрде.Биредә бәйге этабын уңышлы үткән 8 нче һәм 10 нчы сыйныф укучылары белән атнасына ике тапкыр дәресләр уздырыла. Яндекс. Лицей - махсус мәктәп укучылары өчен эшләнгән бушлай курслар. Биредә укучылар интернет- программалаштыруның теоретик һәм практик нигезләренә төшенә. Моннан тыш, алар кесә телефоннары өчен кушымталар ясау белән һәм проект эшчәнлеге белән дә шөгыльләнә.