Студентлар Әлмәт полиция бүлегендә кунак булдылар

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

Бүген Казан инновация институты студентларының иртәсе гадәти башланмады. Югары уку йорты залларында  лекцияләр тыңлау урынына  егет һәм кызлар  Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегендә кунак булдылар.

Бүлек җитәкчесе  полиция майоры Наил Мирхазетдинов кунакларга хезмәткәрләрнең төп бурычлары турында сөйләде. Үз чыгышында ул шәһәр халкыннан килеп ирешкән хәбәрләрнең тәүлек буе кабул ителүен билгеләп үтте.

Экскурсия барышында студентлар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар ала һәм дежур бүлек  хезмәткәрләренең  эшчәнлеге белән дә якыннан таныша алдылар.

Очрашу вакытында студентлар шулай ук бүлек тарихы музеенда да булдылар. Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт шәһәре буенча бүлегенең шәхси составы белән эшләү буенча өлкән белгече майоры Жанна Фомина  студенлаарны полиция бүлеге тарихы белән таныштырды һәм алар өчен мавыктыргыч экскурсия үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International