Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәрендәге идарәсе (районара) иминләштерүчеләр өчен яңа сервис эшләтеп җибәрү турында хәбәр итә, аның ярдәмендә дистанцион рәвештә РПФның техник ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә һәм РПФка электрон документ әйләнеше аша бирелә торган шәхси (персонификацияләнгән) исәпкә алу буенча хисап мәсьәләләре буенча консультация алырга мөмкин.
11 март көнне Әлмәт шәһәренең Яшьләр үзәгендә «Міѕѕ Spring -2021» матурлык конкурсы узды.
Татарстан Республикасының Әлмәт шәһәрендәге РПФ идарәсе (районара) хәбәр иткәнчә, 2021 елда барлык теләүчеләр дә электрон хезмәт кенәгәләрен сайлап, гадәти кәгазь хезмәт кенәгәләреннән баш тарта ала.
2019 елның августында юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозуларны автоматлаштырылган рәвештә теркәү комплексы эше нәтиҗәләре буенча чыгарылган карарларны электрон рәвештә алу мөмкинлеге гамәлгә ашырылды.
11 мартта Әлмәттә район Советының 7 нче уртак сессиясе һәм видеоконференцэлемтә режимында шәһәр Советы утырышы булды.
1 марттан 7 мартка кадәр Красноярск шәһәрендә «Демография» милли проекты «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында 2021 елгы III Бөтенроссия инвалидлар кышкы спартакиадасы узды.
2021 елның 16 мартында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге вәкиленең гражданнарны бергәләп кабул итүе була.
11 мартта безнең шәһәрдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан Республикасы Хәрби комиссары Сергей Погодин булды. «Нефтьче» мәдәният сараенда «Хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокуклары» темасына "Хокукый белемнәр мәктәбе" нең күчмә дәресе узды.
Хөрмәтле шәһәр халкы һәм кунаклары!
14 мартта Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр мәдәният һәм ял паркында «Киң Масленица» театральләштерелгән бәйрәме узачак.
Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетында Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты вәкилләре белән киңәшмә узды.