1 марттан 7 мартка кадәр Красноярск шәһәрендә «Демография» милли проекты «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында 2021 елгы III Бөтенроссия инвалидлар кышкы спартакиадасы узды.
Ярышларда Россиянең 27 субъектыннан 500 дән артык спортчы һәм делегат катнашты, программаның 11 төрендә 173 комплект медаль уйнатылды.