2021 елның 16 мартында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге вәкиленең гражданнарны бергәләп кабул итүе була.
Әлмәт районында яшәүчеләрдән «Skype» программасы аша республиканың муниципаль берәмлекләрендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре кабул итү бүлмәләренә туры тоташтыру аша үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.